КУРКЫНЫЧ с. 1. Куркыта торган; хәвефле; хәтәр; шомлы. Шахтада янгын! Коточкыч куркыныч хәл!.. А.Гыйләҗев. Балачакның бүрегә бәйле куркыныч төннәре, дәһшәтле кичләре, әкиятләре күп булды. М.Мәһдиев. ...Парсегян аның өчен бик куркыныч кеше иде. Р.Мирхәйдәров 2. рәв. мәгъ. Куркытып, хәвефле, шомлы итеп. – Әтием, агачлар нигә шулай куркыныч шаулый ул? – ди яшел күлмәкле кызым. Р.Бәшәр 3. и. мәгъ. 1) Сәламәтлеккә, гомергә янаган, нәрсәне дә булса юкка чыгару ихтималы булган нәрсә. --- җинаятьчел дөньяга һәм эшкуар даирәләргә реаль куркыныч ясый... Р.Мирхәйдәров 2) Куркынычлык. Үзләренең нинди куркыныч астында йоклауларын алар сизмәделәр. Ә.Баян. Ләкин кейсны хуҗасына кайтарып бирмичә ярамый, бирмәсәгез, тормышыгызны куркыныч астына куясыз була. Р.Мирхәйдәров 4. хәб. сүз мәгъ. Хәвефле, куркыныч булуны хәбәр итә. Таң яктысында аңа алай ук куркыныч түгел иде инде. Р.Хафизова |