КУРКЫНУ ф. 1) Көтмәгәндә, билгесез сәбәптән курку

2) Куркуга бирелү. Шәвәлиев аңа куркынып карады. Ф.Садриев

Куркынып калу Көтмәгәндә куркуга бату. [Хөсәен] Куркынып калды. Әле моңарчы булмаган бер авырту иде бу. А.Расих. Ваһимның ярсуы чиктән ашып килә иде, хәтта Моназыйр аңа каршы сүз әйтергә куркынып калды. М.Хуҗин

Куркынып китү Кинәттән курку. – Нишлисең, абзый? – дидем. Шунда агаем аптырый: Куркынып киткән төсе, куллар да дер-дер калтырый. Г.Тукай. Аңа күз салуга Җәмилә куркынып китте: хатынның йөзе күгәреп чыккан, күзләре йомык иде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә