КУРКУСЫЗЛЫК и. Курыкмаучанлык, кыюлык сыйфаты. Шуны гына көтеп торган Шүрәле Фирүзә бер аяк табаны тиклем алга таба атлады да, шул хәрәкәтен һичкемнән курыкмас җан икәнлеген, үтә дә куркусызлык галәмәте дигәнне аңлатып, сүзгә кереште... Ә.Гаффаров. Аның [Чураевның] кеше ышанмаслык батырлыгы һәм куркусызлыгы турында күптән инде легендалар йөри. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә