КУРКУЛЫ с. Курку катыш; курку күренеп, беленеп торган. Кызның тавышы куркулы. З.Хөснияр. – Нәрсә булды, әни? – диде Сөмбел, әнисенең куркулы йөзен күргәч. Ф.Яруллин. Тик шофёр егет күккә таба таш яуган бу манзараны күрә алмый: куркулы күзләре әкрен генә йомылалар. Р.Гыйззәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә