КУРКУ II и. Берәр нәрсә алдында көчсез, ярдәмсез булудан, я шулай дип уйлаудан, шикләнүдән туган рухи-физиологик халәт. Минем күңелемдә әллә нинди курку, үз-үзенең гаебен белү хисе уянды. Г.Исхакый. Канга гына түгел, җанга сеңгән Курку, үз-үзеңә цензорлык. И.Юзеев. Шул мәхшәрләр исеңдәме, Мөҗәй? Курку безне, ай-һай, талкыды! Зөлфәт

Курку белмәс Бернидән дә курыкмый торган, йөрәкле; батыр. Куркуга бату Бик каты курку. Куркуга бирелү Курку хисе кичерү. Куркуга калу к. куркуга бирелү. Елена Глинская кайчан уйлана-уйлана да тәмам куркуга кала. М.Хәбибуллин. Куркуга салу Куркыту; күңелгә шом салу. Бөек кенәгинәнең бу фәрманы боярларны куркуга салды. М.Хәбибуллин. Куркуга төшү к. куркуга бирелү. Моны һич тә көтмәгән фашистлар куркуга төшкәннәр ---. Р.Мостафин. Курыкканга – куш к. куш күренү. Бәлки, ул кадәр озак та булмагандыр, «курыкканга – куш, койрыгы белән биш» дигәндәй, каршы яклар бер-берсен сыныйлар иде. Г.Ахунов. Курыкканга – куш дигәнең шушы була торгандыр, мөгаен. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә