КУРКАК с. 1. Курка торган; кыю түгел, өркәк, шүрләүчән. Күрсәтәм мин кемнең куркак икәнен. Р.Хафизова

2. и. мәгъ. Кыюсыз, өркәк кеше. Суга чумып кына батыр булсалар, җирдә бер куркак та калмас иде! Р.Хафизова. Сугышырга батыр шашмый, Сугышуны куркак башлый. Ә.Синугыл-Куганаклы. Ә шулай да батырлар бер үлә, Һәркөн җаны чыга куркакның. Ф.Яруллин

Куркак җан Бик куркак, ышанычсыз кеше. Куркаклыктай юк дөньяда хурлык, Куркак җанны һәрчак фашлагыз! Ә.Синугыл-Куганаклы. Заманы шул: куркак җаннар Намус сатып батырлана. Ф.Яруллин. Әх, куркак җан, сугыш төтененнән Котың чыгып артка качтың син. Ш.Мөдәррис. Куркак куян Һәрнәрсәдән курка торган кеше. Руслан Даулатович ---, үзенең куркак куян түгел икәнлеген расларга теләгәндәй, «Булышыйм!» дип, әүвәл кухня якка да кергән иде, профессор итагатьле генә кире какты. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә