КУРҖЫН и. фар. Ат, ишәк һ.б. аркасына салып йөртү өчен, авызлары бер-берсенә каратылган ике зур кесәдән (тәйдән) гыйбарәт капчык. Бер курҗынга тултырып алтын биреп, Карчыкны ахыр алдап орды, диде. Дастан. Авыл җиренә чыгып, көзге, тасма, борыч, чәй һ.б. белән сәүдә итүче вак сәүдәгәр --- үзенең товарларын ике кесәле капчыкка – артмакка яки ике ялпак кәрзингә, карнашага (курҗынга) тутырып, атның савырына – ияр артына ике яклап аскан. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә