КУРГАШЫН и. 1. к. кургаш 1. Рәсимнең авызы кипте, теле кургашын кисәгедәй авыраеп калды. Ф.Шәфигуллин. Әйтерсең минем бөтен әгъзаларымны кургашын белән коендырдылар. Ф.Яруллин. Ә «Кара күмер» кушаматлы үгезнең киң маңгаен чәрдәкләгән кургашынның минем күкрәкне теткәләве ихтимал түгел идеме? Ә.Гаффар 2. с. мәгъ. к. кургаш 2. Кургашын шарларны шалтыратып --- салучылар да юк түгел иде. А.Әхмәт. Әрҗәләрне күтәреп ташыган кешеләр дә кургашын хәрефтер дип уйлый. А.Тимергалин ◊ Кургашын кәгазьгә төреп куйган сыман Манма су. Өсте-башы кургашын кәгазьгә төреп куйган сыман иде. Казан утлары |