КУРГАШ и. 1. 1) Зәңгәрсу соры төстәге йомшак, чүкелүчән авыр металл. Кургашны ялкын эретә, күңелне яхшылык эретә. Мәкаль. Таш коймалар тышкы яктан бакыр белән, эчке яктан кургаш белән капланган. Н.Фәттах. Кургаш, иң беренче чиратта, кече яшьтәге баланың психикасына тискәре йогынты ясый. Иң шәп календарь. Марганец, кургаш, терекөмеш һәм башка кайбер металларның тозлары периферик нервларны һәм үзәк нерв системасын зарарлый. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге 2) Пуля. Бер ялгыш хәрәкәт, күңелләренә хуш килмәгән сүз булсын – кургаш кисәгенә куышыннан очып чыгу өчен җитә калачак. Т.Галиуллин. Сугыш чорында күпме газиз күкрәкләргә тигән кургаш кебек, исән күкрәкләргә дә тиеп-сызлап үткән бер чорда, әти кайгысы да салкын сулар югандай онытылды. Х.Сарьян. Үтсәм дә мин кургаш яңгырларын, Сыкранырга туган җырым юк! Ш.Мөдәррис. Приказны үтәмәсәң, сиңа да, миңа да – тугыз грамм кургаш!!! Р.Кадыйров 2. с. мәгъ. 1) Кургаштан 1. (1 мәгъ.) яки кургаш кушып эшләнгән. Кургаш табут, аннан сезгә кабык. Ил ирләре, дәшми тормагыз! Н.Сафина. Һәркөн иртән шул ук уй белән йокыдан уяналар, тиз-тиз киенәләр, күңелне биздереп бетергән, кургаш ядрәдәй тере борай боткасын, тешкә ябыша торган чи ипине һәм тозлы балыкны ашыйлар ---. Г.Ахунов. Төн буе кургаш торбаларда җыелып торган суда бик күп агулы матдәләр туплана икән. Иң шәп календарь 2) Төсе кургаш 1. (1 мәгъ.) шикелле булган, шуңа охшаган 3) күч. Авыр. Олуг Хаким кургаш болыттай авыр күз кабакларын түбән төшерде дә язмыштан да ачырак, гүрдән дә салкынрак уй уйлый башлады. Ә.Гаффар. Бер усал сүз, бер туры сүз, бер кургаш сүз саклыйм йөрәктә. Бер авыр сүз – Хаксыз әйтелгән сүз – Кургаш булып килде кай яктан? И.Юзеев |