КУРГАН и. 1) Борынгылар үзләренең үлгән башлыклары, баһадирлар истәлегенә өеп калдырган калкулык. Курганнар... Курганнар өстендә – зиратлар, Зиратлар өстендә – кылганнар, Туфракка әйләнгән ир-атлар Кайчандыр изгелек кылганнар... И.Юзеев. Тәҗрибәле табиб шикелле, йөрәгенә кереп курганның, алтын балдак табып алды археолог. М.Галиев. Тарихчы археологлар бу якларда да борынгы курганнар тапканнар ---. Ф.Бәйрәмова 2) Кальга, кирмән дивары. Ялгыз агач урман булмас, ялгыз кирпеч курган булмас. Мәкаль. Кереп курганга шундый якты йөзле, тезеп китте Бануга мондый сүзне. Нәваи 3) этн. Тигез җирдә балчык стена белән әйләндереп алынган утар |