КУРАЧЛАНУ ф. 1) Бөрешү, бәләкәйләнү, тәбәнәкләнү; ябыгу. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаепләрне куркудан дер-дер калтырап тагын да курачланган малай өстенә өяләр генә. А.Гыйләҗев 2) Кечерәю, кыскару (кием-салым тур.). Җитмәсә, элек төзелгән ферма тораклары, мастерскойлар да искерде, үсмер балага теккән кием курачланган кебек, замана таләпләрен күтәрә алмый башладылар. Ф.Садриев Курачлана бару Торган саен ныграк курачлану Курачлана төшү Бераз курачлану Курачланып бетү Тәмам, бик нык курачлану Курачланып калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң курачланган хәлгә килү. Кечерәеп, курачланып калган Николайны ташлап китә алмады ул [Гәрәй]. А.Гыйләҗев Курачланып китү Бераз курачлану; көтмәгәндә курачлану |