КУРАЧ с. 1) диал. Кыска буйлы. Мөхәммәт янына елышкан курач кына бер адәм: – Падишабыз аттан төшсә дә, иярдән төшмәскә ниятли бугай! – дип сүз катса да, ул эндәшмәде, кызыксынып алгарак узды. Я.Зәнкиев. Курач буйлы, дыңгычлап тутырылган ат казылыгы кебек тыгыз гәүдәле, коңгырт чәчле бүлек мөдире, кара күн кәнәфиеннән күтәрелеп, Вильсурга саф татар телендә мөрәҗәгать итте: «Сезнең белән танышуыма шатмын». Т.Галиуллин. Харис дип исем тагып куйдылар үзенә. Буйга курачрак булса да... М.Галиев 2) Кечкенә, тар һәм кыска (кием-салым тур.). Иңнәре бик тар, җиңнәре курач иде халатның. Л.Гыйззәтуллина |