КУРА’ТОР и. лат. 1) Билгеле бер нәрсәне даими күзәтүче, караучы зат. Хәлбуки гайбәт группаның кураторы, философия укытучысы Алия Фәргатовнаның да колагына барып ирешкән иде инде. М.Маликова. Миңа баштагы дәвердә бу эшнең кураторы булырга туры килде. Казан утлары. Сәлимҗановка даими рәвештә театр һәм аның күпсанлы идеологик кураторлары арасында ниндидер буфер хезмәтен үтәргә туры килүен әйтеп торасы да юк. Татарстан

2) икът. Бурычлы кеше өстеннән күзәтүчелек итүче зат

3) мед. Клиникада яткан авыруларны күзәтүче медик



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә