КУРАЙ и. 1) к. курай үләне. Ул тирә-якка күз йөгертеп, ягарга әйбер эзли башлады, якында гына коры курай сабаклары, койма койганнан калган вак-төяк йомычкалар күреп сөенде. А.Гыйләҗев. Дөньяларны иңли-иңли Иркен сулап җил исә. Бәсле курай көпшәләре Җем-җем итә, җил тисә. Ф.Әһлия

2) Үләнчел үсемлекләрнең кипкән, корыган сабагы. Иртә генә торам, юлга чыгам, Курай кисеп алам камыштан. Г.Зәйнашева. Үзе сөйли, үзе курай купшасы эзли икән егет. Г.Якупова. Кыбырсык гамь йортка кергән урманга; Эчке сызлау иңри көзге курайда. Р.Рахмани

3) Көпшәле үсемлекләрнең сабагыннан ясала торган тынлы музыка коралы. Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай, Яман уйларым булганда биздер, курай... М.Әгъләмов. Ханзадәләр тартып курай уйнаган, Курай көен тыңлап, кошлар моңланган. Ә. Синугыл-Куганаклы. ...Ә тормыш – көтүче курае, Көйли көй көтүләр җаена. Сөләйман

4) Гомумән, тынлы уен коралы

Кураена бию Берәүнең кушканын үтәп тору, аның ихтыярына буйсыну. Ниткән оешма булсын инде ул! Байларның сакчы эте Әхмәдиев кураена биегән оешма хезмәткәрләрне химая итсен, имеш. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә