КУРА’ ҖИЛӘГЕ и. бот. 1. Рубус ыругыннан, розачәчәклеләр семьялыгыннан, тамырлары күпьеллык, ә өске сабак өлеше икееллык ярымкуакчыл үсемлек; русчасы: малина. Кура җиләкләре дә чәчәк аткан!

2) Шул үсемлекнең җимеше. Вакыты үткәч, кура җиләге җыярга барма. Мәкаль. Хәер монда аның ише очраклы кешеләр – печән чабучыдыр, утын кисүчедер, җир җиләге, кура җиләге, чикләвектер җыючылар гына килеп чыга. Ә.Гаффар

3) күч. к. кура җиләге кебек. Хатын үтә әгълә, нәкъ пешеп җиткән кура җиләге икән. А.Гыйләҗев

◊ Кура җиләге кебек Сәламәт, чибәр (хатын-кыз тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә