КУРА II и. 1. 1) тар. Камыштан, нечкә агачтан ясалган койма

2) Йортның терлек-туар, кош-корт өчен абзар, кетәклекне киртәләп алган өлеше; ишегалды. Балтасыз, тактасыз кура корып булмый. Мәкаль. Ырсытдин белән Абдрахман курадан бергә чыктылар. Я.Зәнкиев. --- Рәйсә, бәбәй артыннан бәбәй табып, кураны бала-чага белән тутырып ташлады. Р.Батулла

3) диал. Балчык белән сылап эшләнгән читән абзар. Мал абзары, кош курасы, утын чинлегенә кадәр җитлекле иде. В.Имамов. Әле, көтү җәйләүдә чакта, әзрәк ял итсә булмыймы, ферма курасын ремонтлап азаплана [әтием]. Г.Якупова

2. с. мәгъ. Тал чыбыгы, яшь нарат, камыш һ.б.ш.дан ясалган. --- Гөлфия, бәрәңге буразнасы аша йөгереп узып, кура койма арасыннан үтте һәм Чирмешән буена килеп чыкты. Р.Айзатуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә