КУРА I и. 1) Каты сабаклы үләнчел үсемлек. Хәдичә апа, чәнечкеле куралардан шәрә беләкләрен тырнатып, ике арадагы койма янына килде. М.Маликова. Качышлы уйнарга чакыра әрекмән, кычыткан, куралар. Казан утлары

2) Кипкән сабак. Кеше өстендә бүрәнә дә җиңел, үз өстеңдә кура да авыр. Мәкаль. Абынды ул, егылды ул, Һуштан язган күк булды, Ләкин, кура кыштырдауга, Тагын торып юк булды. Ш.Маннур. Бик таныш бу көзнең «Әлифба»сы, Куралар да җирдә, камыллар. Э.Мостафин

3) Кура җиләге. Стенада – мәтрүшкә, имән яфрагы, кура яфрагы катыш бәйләнгән каен миллекләре. М.Мәһдиев. [Зәйнәп] Кураны кайтарып та карый, иелеп тә җыя, матур чүгәләп тә; кайсы җиләкне каба. Киерелеп, тартылып, эчтәрәгенә үрелә. Ә.Гаффар. Кура һәм кара бөрлегән яфрагында алыштыргысыз аминокислоталар бар, ә алардан башка организм үсә һәм яши алмый. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә