КУПЮ’РА и. фр. Бәясе күрсәтелгән акча билеты, акция, облигация яки башка кыйммәтле кәгазь. Шул уңайдан, ЦРУның дәлилләп соравын искә алып, АКШ хөкүмәте бөтен дөньяда әйләнештә йөри торган иске йөз долларлык купюраларны иң якын арада җыеп алу һәм аларны --- яңа долларларга алыштыру турында карар кабул итәчәк. Р.Мирхәйдәров. Ялган акча ясаучылар күбәеп китте ахры, соңгы ярты ел эчендә шундый 600 купюра табылган. Акчарлак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә