КУПШЫЛАНУ ф. Матурлану; купшы булып китү. Усаклар, шомыртлар карасу кызыл яфраклары белән купшыланып утыра. К.Тәхау. Зәйтүнә ---, әнисенең мәһәр калфагын чәченә әле тегеләй, әле болай кадап, купшыланып маташты. Ф.Хөсни. Менә сиңа егет солтаны! Купшыланып туйгач, утыргыч аркылы үрелеп, кызга сүз куша ---. Р.Мулланурова

Купшылана бару Торган саен ныграк купшылану. Универсиаданы каршылап, башкалабыз көннән-көн матурлана, купшылана бара, ләкин тышкы матурлык белән генә җиңү яулап булмаганын, ә ныклы әзерлек кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз. Биектау хәбәрләре

Купшылана башлау Купшыланырга тотыну

Купшылана бирү Купшылануын һаман дәвам итү

Купшылана төшү Бераз купшылану; тагын да купшылану

Купшыланып алу Тиз арада яки кыска вакытка купшылану

Купшыланып калу Нинди дә булса вакыттан, сәбәптән, вакыйгадан соң купшыланган хәлгә килү

Купшыланып китү Күзгә күренеп, сизелерлек купшылану. Ул, чыннан да, ямьләнеп, күпереп, купшыланып киткән. Ф.Яхин. Шул рәвешле, алар тагын да купшыланып киттеләр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә