КУПШЫ с. 1. 1) Матур; нәфис; нәзакәтле. Аның кайнар сулы кружкага үрелүе дә --- нәзакәтле һәм купшы иде. А.Гыйләҗев. Учлап-учлап шигырь өләшәләр, Һәрбер кулда – купшы гөлләмә. Р.Зәйдулла

2) Матур киенгән, бизәнгән, төзәтенгән; матур, ыспай киенергә ярата торган. Кибет янына сабыр, акыллы карашлы, бик үк купшы булмаган, әмма чиста киенгән кешеләр җыелды. Җ.Ильясов

3) Бик матур итеп тегелгән, ясалган (кием-салым тур.)

4) күч. Тышкы бизәкләргә бай. Яраткан укытучыбызның үлемен «геройлык» дип аталган купшы сүз берничек тә каплый алмый. М.Юныс. Миндар ялындырып тормады, купшы шигырьләр тыңлаудан шулай ансат кына котылуына сөенә-сөенә чыгып китте. Р.Габделхакова. Мин монда җөмлә матурлау, сүзләрне купшы һәм яңгыравыклы итү, әсәрләрен чуарларга һәм чибәрләргә яратучы кайберәүләр шикелле тышкы бизәкләр һәм башка шундый хикмәтләр эзләү белән мавыкмадым... Н.Макиавелли

5) Югары класслы. Үтә купшы кытай рецептларында фритюрда кыздырылган сөлек бирәләр, һәм ул бик кыйммәт тора. Иң шәп календарь

2. и. мәгъ. Ыспай, көяз кеше

3. рәв. мәгъ. 1) Пөхтә, матур, зәвык белән. Ул да Алманиягә хезмәт итә, әмма болай купшы киенү түгел, матрос бушлаты сыман ниндидер калын, тупас постау курткадан ары китә алмый иде. Т.Әйди

2) Матур, ыспай итеп. Апайлар купшы атлап үтеп киттеләр, кәрзиннәрендә – ап-ак челтәрләр, сөлге-тастымаллар. Г.Якупова. Нинди купшы булып алмагачлар чәчәк аткан. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә