КУПШАКЛАНУ ф. 1) Купшакка әйләнү. --- Павлюхин тирәсендәге биш катлы йортлар арасына кысылган ике катлы, акшары купшакланган, тәрәзә пыялаларын вакыт җиле каралткан йортта яши икән врач. А.Гыйләҗев 2) к. кубалаклану. Кечкенә гармунның буяулары искереп беткән, купшакланган, хәтта урыны-урыны белән куба ук башлаган. М.Әмирханов. [Гыйльфанның] Кояшта купшакланган битендә әнә күзләре генә елтырый. Ф.Латыйфи. Хәсән ---, аягының төзәлә башлап купшакланган җәрәхәтен куптарып, туфрак сипте. М.Юныс Купшаклана бару Торган саен ныграк купшаклану Купшаклана башлау Купшакланырга тотыну Купшаклана төшү Бераз купшаклану Купшакланып бетү Бөтенләй, тулысынча купшаклану. Кояшта янган, купшакланып беткән тәннәрне иркәләп, Ык аръягыннан салмак, җиләс җил исә. Ф.Латыйфи. Аннан соң туфракны чәчеп җибәрде дә, сузылып ятып, --- купшакланып беткән җирне үпте. М.Кәбиров Купшакланып калу Купшаклык сыйфаты бетмәү, купшакланган хәлгә килү Купшакланып китү Бераз купшаклану Купшакланып тору Әле, хәзерге вакытта купшаклану. Агарта белмәсәң, мич тә купшакланып тик тора. Г.Нәбиуллин Купшакланып чыгу Нык купшаклану |