КУПТАРУ ф. 1) Ябышкан, береккән нәрсәләрне аеру. Чатта «Болгар», баскыч, сары идән – Куптарсалар, кабат басалмам. С.Хәким. Сусыз җирләргә басканда бозга ябышкан табаннарын чатырдатып куптарып ала. М.Әмир. Ләкин кызның аяклары җиргә кадакланган төсле: куптарып булмый. Н.Гыйматдинова

2) Берәр нәрсәнең өслегендәге катламын аерып алу. Зәһәр кәрләчнең яшел яфрагын өзеп алып тышчасын куптаралар һәм сөял өстенә бәйлиләр. Мәдәни җомга

3) Туздыру, өермәләндерү. Беркем башка менми. Тузан куптармый. Укытучылар белән укучылар бер-берсе өчен өзелеп торалар. А.Хәлим. Ул теге Монголия ягыннан, кар катыш ком бураны куптарып, җил исә. З.Зәйнуллин

4) күч. Мавыктырган нәрсәдән аерып алу. Габрахман кызын тәрәзәдән куптарып алды. М.Юныс

5) күч. Аеру, торгызу. Аллам сакласын, тыныч яткан җиреннән куптарырсың ---. А.Хәлим

Куптара башлау Куптарырга тотыну. – Ул минем туган көнем хөрмәтенә җырларга тиеш! – дип, комиссар буза куптара башлады бит. Р.Батулла

Куптара бирү Һаман да куптаруын дәвам итү

Куптара килү Күптәннән бирле куптаруын дәвам итү. Аның «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит», «Звезда Поволжья» газеталарында, «Казан утлары», «Идел» журналларында басылган мәкаләләре җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну, еш кына шау-шу да куптара килде һәм килә. Шәһри Казан

Куптара төшү Бераз куптару

Куптарып ату Ачу белән яисә көтмәгәндә, тиз куптару

Куптарып бетерү Барысын да, тоташ куптару

Куптарып ташлау к. куптарып ату. Ләкин акылым, фикерем белән мин аны бик тиз куптарып ташладым. Р.Гали

Куптарып чыгу Башыннан ахырына кадәр куптару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә