КУПОРОС и. фр. хим. Күкерт кислотасы тозларының атамасы. Уңыш сакланачак подвалда күгәрек гөмбәсе үрчемәсен өчен, яхшылап җилләткәннән соң, кайнар суда бакыр яки тимер купоросы эретеп, --- подвал эчен эшкәртәләр. Мәдәни җомга. Бу авыруны бетерү өчен, үткән елгы үсемлек калдыкларын җыеп яндырырга һәм бакыр купоросы эремәсе белән зарарсызландырырга кирәк. Иң шәп календарь |