КУПОН и. фр. 1) Кыйммәтле кәгазьләрнең (облигация һәм акцияләрнең) хак, кыйммәт язылган һәм дивидендлар яки процентлар алганда кисеп калдырыла торган өлеше. Купоннар белән эшләү

2) Урыны күрсәтелмәгән театр билеты

3) неол. Сәүдә итү яисә хезмәт күрсәтү фирмасы эшләп чыгарган, ташлама яки өстенлек бирә торган кәгазь. Купондагы адресыгыз һәм исем-фамилиягез редакция өчен генә. Акчарлак

Купоннар кисү 1) Банкка салынган акчадан килеп торган процентлар исәбенә яшәү. Купоннар кисү хисабына яшәү

2) Түбән бәядән сату, ташламалар бирү. Кибетләр купоннар кисәргә чакыра. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә