КУПЛЕТ и. фр. 1) Шигырь яки җырда аерым строфа. Иң аска, хәрефләрне балаларча бөтерә-бөтерә, тигез юллар белән бер куплет шигырь язып куйган. Р.Вәлиев. Көйләп язылган «Ахырзаман» китабындагы һәр куплет шушы сүзләр белән тәмамлана. Х.Сарьян. [Табындагылар] «Сарман» белән «Шахта»ның бер-ике куплетын җырладылар да тагын тынып калдылар. М.Маликова

2) Көнүзәк мәсьәләләрне күтәргән сатирик яки юмористик кыска җыр, такмак. Әпсәләм уйнап җибәрә. Нурсәнә куплетлар җырлый. Х.Вахит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә