КУПЕЦ и. тар. Патша Россиясендә: бай сәүдәгәр, зур сәүдә предприятиесе хуҗасы. Урамга купецлар туктаган, Кызыллы яулык алыгыз; Без ашаган, без эчкәнгә Риза-бәхил булып калыгыз. Җыр. Аларның уллары, теләсәләр, сәүдәгәр (купец) сословиесенә языла алалар; ләкин моның өчен 500 сумнан да ким булмаган капиталлары булу шарт. Г.Гобәйдуллин. Илчелегендә йөз кеше, кырыгы – рус купецлары ---. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә