КУПАЮ ф. к. купайлану. Купай – корыга масайган, купайган кеше. Н.Исәнбәт

Купаеп алу к. купайланып алу. Аларга мактау да, туйда гадәти саналган купаеп алу да кирәкми, алар йола үти, тырышулары кыз бала хакына, әйдә, аның күңеле кителмәсен ---. Р.Камалов

Купаеп йөрү к. купайланып йөрү

Купаеп китү Кинәт купая башлау. – Хәзергесе турында уйларга кирәк, – диде Таһия, кинәт купаеп киткәндәй. Х.Камалов

Купаеп тору к. купайланып тору

Купая башлау Купаерга тотыну

Купая бирү Һаман да купаю, купаюны дәвам итү

Купая төшү Тагы да купаю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә