КУПА’ЛЬНИК и. рус 1) Су коенганда, кызынганда кия торган махсус кием, костюм. Юеш купальниктан пляжда йөрмәгез яки комда ятып тормагыз, югыйсә билсез калуыгыз бар. Иң шәп календарь. Спорт киемен – спорт белән шөгыльләнгәндә, табигатькә чыкканда, купальникны – су коенганда, купшы күлмәкне кичә-бәйрәмнәрдә кию урынлы. Мәгърифәт

2) Кайбер спорт төрләрендә, мәс., гимнастикада киелә торган форма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә