КУНЫЧ и. 1) Аяк киеменең балтырны каплый торган өлеше. Йодрыклар йомарлана, яңак сөякләре шыгырдый, итек кунычларында йокымсыраган хәнҗәрләр көнгә чыгып ялтырый. А.Гыйләҗев. [Илгиз] Күнитеге кунычына кечкенә сары флаг урап тыккан. Б.Камалов. Аякларында ботинка һәм балтырын кыскан күн куныч. М.Юныс

2) Бияләйнең, перчатканың беләзек турысы һәм беләзектән югарырак өлеше. Бияләй кунычы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә