КУНУ II ф. 1) Төн үткәрү, йоклау. Әтине беләсең ич инде, кыш җиттеме, атналар буе бүре аулый, өйгә дә кайтмый, кая куна, ни ашыйдыр. Ә.Гадел. Юк, башта әле ул урманда адашып йөрде, аннан әллә нинди куркыныч зиратка килеп чыкты, аннан сазга батты, аннан тауга менде һәм, төн кунарга дип, тау куышына керде. Ф.Бәйрәмова. [Бабай] Кичә өендә кунмаган. Г.Гыйльманов

2) сөйл. Бергә төн үткәрү (егет белән кыз, бер гаилә төземәгән ир белән хатын тур.)

Куна ятып Көн-төн, даими, өенә кайтмыйча. Канәгатьнең ике абзасы да печәндә. --- Куна ятып эшлиләр. А.Хәлим

Кунып йөрү Шактый вакыттан бирле куну, еш кына куну. [Мөдәррис] Өйрәледә бер кич, Боткалыда ике кич кунып йөриме? А.Хәлим. Атна буе вокзалда кунып йөрдем. Ф.Яруллин

Кунып чыгу Бер мәртәбә куну. Якты Күл керәшеннәре безнең авылда туктап ял итәләр. Еш кына кичтән килеп кунып та чыгалар. И.Сирматов

Кунып яту к. кунып йөрү; даими, озак вакытлар куну. Без хәзер, күрше рус авылында укыганнар, дүртенчеләр, бишенчеләр шикелле, кеше сәндерәсендә кунып ятмыйбыз – көн саен кайтып йөри идек ---. Х.Сарьян. – Кыстасалар да, иртәгә дә анда кунып ятмагыз, төш авышуга кайтырга чыгыгыз, – дип калды әнкәй. И.Сирматов. Ничектер җайсыз бит һаман-һаман кешедә кунып яту. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә