КУНУ I ф. 1) Очып килеп, берәр урынга утыру. Язгы кар сулары Челтерәп акмаган, Узучы кошлар да Кунар җир тапмаган. И.Юзеев. Сандугач бер ботактан икенчесенә куна, әле ерагая, әле якыная. Э.Касыймов 2) Нәрсәнең дә булса өслегенә ябышу, утыру, эләгеп калу (тузан, дым, кар бөртекчекләре тур.). Яшь бәпкә үләннәренә Зәңгәр дым кунды. Р.Вәлиева. Кар иреннәргә төшеп эри, муеннарга тула, керфекләргә куна. Р.Вәлиев 3) Үсеп чыга башлау. Шул минутта роза чәчәгенең сабагына энәләр куна, ә кактус чәчәге роза чәчәген хәтерләтә башлый. Г.Гыйльманов 4) күч. Барлыкка килү, булу. Ә инде сөягемә кот кунсын, атлы-тунлы, тук-бөтен яшим дисең икән, рәхим ит, анысы да үз ихтыярыңда, юлы бер – намуслы хезмәт. М.Хәсәнов. Көз буташтырмый буявын, алтынлый бар дөньясын! Кешелек йөзенә генә көз буявы кунмасын! Ә.Синугыл-Куганаклы. Аның иреннәренә елмаю кунды. Г.Гыйльманов Куна башлау Куну билгеләре күренү. Тәрәзә төбенә тузан куна башлаган Кунып тору Даими, әледән-әле куну; кунган хәлдә булу. Кемнәрнеңдер капкасына Бәхет кошы кунып тора. Ф.Яруллин. Казык саен әнә чыпчыклар кунып тора. Н.Дәүли |