КУНДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. куну

2) күч. гади с. Кинәт каты итеп сугу. [Харис] Шундый кундырды, Фикърәт тәгәрәп китте. М.Хәсәнов. Әгәр ул Василий чыраенда санга санамау шикелле берәр нәрсәнең чаткысын гына сизеп калса да, перчаткасын салып тормастан, «мужик»ның ияк астына берне кундырыр иде. Ә.Еники. Урыслардан бере сүзгә-сүз килеп, гел юк өчен бандеровчының яңагына берне кундырган икән. А.Гыйләҗев

Кундыра язу Чак кына кундырмый калу

Кундырып алу Бик тиз кундыру. Гомәр, үз гадәтенчә, аның муен тамырына берне кундырып алды. Җ.Ильясов. Иртәгә сәхнәдә Исмәгыйльгә ризалату өчен «кызым»ны бәргәләп аласы урында, Гөлчәчәккә чынлап торып берне кундырып алам әле. Г.Галиева

Кундырып калу Кундырырга өлгерү. Бакчага үтешли, пружиналы тар ишек шап итеп Кашшафның аркасына кундырып калды. Р.Төхфәтуллин

Кундырып кую Көтмәгәндә кундыру; бер тапкыр кундыру

Кундырып тору Әледән-әле, еш кундыру

Кундырып чыгу Барысына да бер-бер артлы кундыру. Балаларының җилкәсенә берәм-берәм кундырып та чыга – барыбер файдасыз. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә