КУНАЧА’ I и. Йортта кош-корт (башлыча тавыклар) менеп кунакласын өчен махсус куелган горизонталь киртә. Куначасы да юк, аңа чебен дә кунмый. Әйтем. [Сәхия:] Тавыклар күптән куначада инде, әтәчкә дә вакыт, күрәсең. Д.Салихов. Тавыклар ялындыра, ялкауланып куначаларында мескенли бирә. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә