КУНАКЧЫЛЛЫК и. Кунакчыл булу. Бәйрәмнәрдә авыл гөрләп тора, Төрле яктан җыела кунаклар... Кунакчыллык кайнарлыгы белән Табаларда бии коймаклар. М.Әгъләмов. Кунакчыллык кагыйдәләре буенча мондый чакыру Сәет бәй тарафыннан ясалырга тиеш кебек. Т.Галиуллин. Бу шигырьләрдә кунакчыллыкка да шундый ук зур игътибар бирелә; кунакчыллык соңгырак чор төрки әдәбият ядкәрләрендә дә, халык иҗаты әсәрләрендә дә мактала. Татар әдәбияты тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә