КУНАКЧЫЛ с. Килгән кунакны яхшы каршылый, сыйлый торган, кунак чакырырга яратучан. Кунакчыл йортта кунак бар. Мәкаль. Әни минем – бик тә ачык йөзле, кунакчыл кеше. Н.Шәрифуллин. Кунакчыл өй гел кешеле, Бик белмәс аның ишеге. Ә.Синугыл-Куганаклы