КУНАКХАНӘ и. 1) этн. Кунак-төшемне кундыру, ял иттерү өчен махсус өй яисә бүлмә

2) Читтән килгәннәргә вакытлыча яшәү өчен түләүле торак. Кунакханә бүлмәсенә очраклы гына туры килгән бу өч кеше әлегә юньләп танышырга да өлгермәгәннәр иде. М.Галиев. Ул арада Кара Күзлек «Казан» кунакханәсенең ишек төбендәге чәй өстәле янында тукталгандай итте, сатучы егет белән нидер сөйләшеп тә алды сыман. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә