КУНА’К-ТӨШЕМ җый. и. . Һәртөрле кунаклар һәм килгән-киткән кешеләр. Халык бәйрәмнәрдә, кунак-төшемнәрдә, үлем-китемнәрдә генә кешелеккә кия торган кием-салымына тотынды. Ә.Гаффар. Ниһаять, туй, кунак-төшем, әби-бабай, кода-кодагый. Ф.Баттал. Менә ике ел тоташтан, бездә кунак-төшем булганда, хәләл җефетем ул төн, ул таңны исенә төшерә. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә