КУНАКЛА’У I ф. 1) Берәр биегрәк урынга очып менеп утыру (кошлар тур.). Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә – Телләреңә былбыл кунаклар! Зөлфәт. Тисә дә берсенә генә тиясе таш меңләгән чыпчыкларга шом сала – дәррәү күтәрелеп очалар, аннары, каршындагы лапас түбәсенә кунаклап, бабамның кабат оеп китүен көтәләр. Ф.Баттал 2) Биегрәк урынга менеп утыру (гадәттә кеше тур.). Аннан соң ияргә Гөлчәчәк менеп кунаклады. З.Хөснияр 3) Гомумән утыру. Кайвакыт Нәсимнең ашыйсы килми, бары тик әтисеннән аерылырга теләмәгәнгә генә, өстәл янына кунаклый иде. Н.Әхмәдиев. Әйдә, шушында кунаклап җылын. Г.Тавлин 4) Урнашу. Тәмте тавы башында, авылдан аерыла төшеп, күркә кебек җилгәрәк кунаклаган ялгыз өйдән итәген ыштан бөрмәсенә кыстырган бер пумала баш килеп чыкмасынмы! Ф.Хөсни. Өстәлгә һәйбәтләп тозга ярып пешерелгән ярка-ярка ярмалы бәрәңге куелды, бу бөркеп, моңлы көй сузып торган самавыр килеп кунаклады. М.Хәсәнов. Кояш нәкъ безнең баш өстенә менеп кунаклаган да тик тора, кадаклап куйган диярсең. Р.Хафизова Кунаклап алу Тиз генә кунаклау. Сәкесенә кунаклап алган Сәгъдәт күк йөзен күздән кичерде. А.Хәлим Кунаклап бетү Барысы да кунаклау Кунаклый башлау Кунакларга тотыну |