КУНАК и. 1. 1) Үткәрелә торган мәҗлескә, бәйрәмгә, очрашуга һ.б.ш. махсус чакыру, йола яки сөйләшү-килешү буенча берәр гаиләгә, илгә килгән һәм, гадәт таләбенчә, хөрмәт күрсәтелергә тиешле зат. Хатыны Тәнзилә, кунакка хәерле иртә теләп, җәһәт кенә аш өенә кереп китте. Г.Бәширов. Кунакның шәбрәге килде исә, рәхим итсен!.. А.Гыйләҗев

2) кыек килеш форм. Кунаклау II, кунаклап йөрү күренеше. Әкият геройларына ияреп, бала шаян Шүрәле, уңган убырлы карчык янына кунакка бара. Таңчулпан. Сөмбелә хәзер җитәкчеләрнең кунакка чакырганнарын кул кушырып көтеп ятмый, бәйрәмнәрне үзе эзли, исләренә төшереп шалтыраткалап тора. К.Кәримов

3) диал. эвф. Кизү чире

2. с. мәгъ. Кунак (1 мәгъ.) булып килгән. Кунак кеше

Кунак итү Чакырылган, килгән кешегә сый-хөрмәт күрсәтү. Кунак йөрү Берничә кешедә (илдә) кунак булу. Без бөек Владимир белән килешү ясадык: кан коешып шаярмаска, беребездән беребез ясак җыймаска, сәүдәне тыймаска, ил илгә кунак йөрергә. Р.Харис. Кунакка килдең мәллә?! «Тик утырма, эшлә» мәгънәсендә әйтелә. Кунак сые Тәмле, затлы мул ризык. Безнең өчен гади ризык кына түгел, кунак сые иде бу. М.Әмир. Кунак төшерү Кунак чакыру, кабул итү. Кунак төшү Чакырулы яки бик кадерле, көтелгән кунак килү. Тик кайвакыт күңеленә чит-ят уйлар килеп, әллә кунак төшәргәме дип тә ниятләргә теләге җанлана икән. Ф.Яхин. Кунак уздыру Кунак мәҗлесе ясау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә