КУНА и. 1. Ипи әвәләү, токмач басу, кисү һ.б.ш. камыр эшләре өчен махсус такта. Кулы белмәгән куна сайлаган. Мәкаль
2. с. мәгъ. күч. Киң. Алтынчы бригадага эләктем, бригадирым куна җилкәле, калын имән кискәседәй гәүдәле, көр үгез муенлы. А.Гыйләҗев