КУМТА и. Тартма; букча. Кумта эчендә кеше, Җырлау-сөйләүдә эше. Табышмак. Ниһаять, ул [Кадерҗан] тышына патша сурәтләре ябыштырылган, кайчандыр хәлле, бик тә хәлле булган ерак бабаларына акча кумтасы булып хезмәт иткән катыргы тартма китереп чыгарды ---. А.Хәлим. Яшь бәрән ите тиз пеште, хәстәрле егетләрнең кумталарыннан саба-саба кымыз килеп чыкты, как ит, табикмәк табылды, шулар дастарханга тезелгәч, харап матур табын булды. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә