КУМИР и. бор. слав. 1) Пот, мәҗүсилек илаһы сыны

2) күч. Соклану, табыну предметы. Танылган әдип, татар яшьләренең кумиры Г.Ибраһимовның мәдрәсәдә әдәбият укытуы «Галия» шәкертләренең әдәби кыйблалары ачыклануында, талантлары формалашуында хәлиткеч роль уйнаган, әлбәттә. М.Гайнетдинов. Үзәгемә үтте ялган кумир, йөрәгемдә яна утлы күмер. Л.Шагыйрьҗан. [Яшүсмерләр] Үзләренең кумирларына – кино һәм эстрада йолдызларына охшар өчен, ультрашәмәхә нурлар астында күмергә әйләнергә дә әзер. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә