КУ’Л ЯССУЫ и. 1) Яссы һәм туры хәлдәге кул чугы. Фәхри, гадәтенчә, кул яссуы белән югарыдан түбәнгә һаваны кисте. Г.Ибраһимов

2) Уч киңлеге; уч киңлеге кадәр озынлык үлчәме. Ныклык өчен кирәгәләрнең югары ягыннан кул яссуы киңлегендә җеп белән уратып, моның очларын ишекнең таянычларына китереп бәйләделәр. Г.Ибраһимов. Әле бер кул яссуы гына күтәрелгән кояш нурлары җир өстен кып-кызыл төскә күмгән. Д.Каюмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә