КУЛЬТУ’РАЛЫЛЫК и. 1) Культуралы булу, мәдәниятлелек, мәдәни үсеш югарылыгы 2) Әдәплелек, тәрбиялелек, интеллигентлык. Хәлимә өчен культуралылык билгесе – үткәннәрдән, шул исәптән рухи кыйммәтләрдән дә баш тартып, бүгенге белән генә яшәү. Ә.Закирҗанов. Белемлелек – хәзерге мәгънәсендә ул культуралылык, дөньяны киң танып белү, үз-үзеңә зур таләпчәнлек. В.Байдерин |