КУЛЬТУ’РАЛЫ с. 1. 1) Иҗтимагый һәм рухи тормыш өлкәсендә югары казанышлары булган, шуларга таянган (милләт, халык, ил һ.б.ш. тур.). Культуралы әдәбият үзенең һәр күренешен, һәр яңа әсәрен барлап, тикшереп, аларга бәя я диагноз куеп барырга тиеш. Р.Харис. Алар Мисыр, Сурия кебек бай культуралы илләрдә җаваплы һәм җитди урыннарда эшләгәннәр. Татар әдәбияты тарихы

2) Мәдәниятле, тәртипле, әхлаклы (кеше тур.). Яшьтәш үзенә культуралы, интеллигентларча мөнәсәбәт таләп итә башлады. М.Мәһдиев. [Эсмеральда] Ай... Айдар абый, акылыңа кил! Үзең син шундый культуралы, шундый вөҗданлы кеше, шундый тупас рәвештә... Н.Исәнбәт. Болар өстенә ил халкы хезмәт сөючән, югары культуралы һәм табигый байлыклардан да бик оста, чын хуҗаларча файдалана. Кызыклар дөньясында

3) Белемле, алга киткән; сәләтле (кеше тур.). Минем сезне культуралы, белемле кешеләр итеп күрәсем килә. М.Мәһдиев. Мондагы һәйкәлләрне күрер өчен, культуралы затлар, акчаларын, вакытларын кызганмыйча, әллә нинди ерак илләрдән киләләр. М.Юныс

4) Мәдәни, тәртипле, культура урнашкан (учреждение, предприятие һ.б. тур.). Культуралы зур-зур шәһәрләрдә егетләр, ирләр ак оекбаш белән кара туфли кия башладылар. М.Мәһдиев

5) Авыл хуҗалыгы культурасы булган, игеп үстерелә торган. Культуралы үсемлекләр

2. рәв. мәгъ. 1) Әдәп-әхлак, культура кагыйдәләренә ярашлы рәвештә. Үзеңне культуралы тоту

2) Мода буенча; килештереп. Хәмит абзый үзе бик культуралы киенә, борын астында нәкъ рафинад шикәр шакмагы зурлыгында мыек йөртә, башында һәрвакыт кызыл плюш өсле тупый бүрек, чалбары үтүкләнгән була... М.Мәһдиев. Өстәл тирәсендә пөхтә һәм культуралы итеп киенгән, кирәк булса дип кесә дәфтәрләрен алып куйган җитди эш кешеләре утыра иде. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә