КУЛЬТУ’РАЛАШТЫРУ ф. 1) Культуралы итү. [Галимнәр] Урта Азиядәге халыкларны культуралаштыруда --- бик зур роль уйнаганнар. СССР тарихы

2) Авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен яраклы хәлгә китерү, уңдырышлыга әйләндерү. Зирек агачы, күрән, нарат үләннәре үсә торган җирләр, культуралаштырганнан соң гына, бакча өчен яраклы хәлгә килә. Иң шәп календарь. Кара туфраклы булмаган зоналы районнарда сөрү катлавын кимендә 20–22 сантиметрга кадәр тирәнәйтергә һәм культуралаштырырга тәкъдим ителә. Яшелчәчелек

3) Игеп үстерелә торган үсемлеккә, аерым бер төр культурага әйләндерү. [Баклажан] Беренче булып Һиндстанда культурлаштырыла, аннан башка илләргә дә тарала. Ботаника. Хәзер чабыр үләнен культуралаштыралар, яңа сортларын чыгаралар. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Культуралаштыра бару Даими һәм эзлекле рәвештә культуралаштыру

Культуралаштыра башлау Культуралаштырырга керешү

Культуралаштырып бетерү Тулысынча культуралаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә