КУЛЬТУ’РА и. лат. 1) Кешеләр тормышында, үзара мөнәсәбәтләрдә, тудырган материаль һәм рухи кыйммәтләрдә чагыла торган, кешенең иҗади мөмкинлекләре, җәмгыятьнең билгеле бер тарихи үсеш дәрәҗәсе. Әдәбиятлар тарихында шундый әсәрләр бар ки, исемнәрен телгә алу белән, аларны иҗат иткән халыкларның рухи культура дәрәҗәсе, эстетик идеал югарылыгы күз алдына баса. Татар әдәбияты тарихы. Материаль культура

2) Берәр өлкәдәге иң югары казанышлар дәрәҗәсе. Тыңла син, Мәскәүдә укымаганың күренеп тора, тыңлый белү культурасына өйрәнергә кирәк. М.Галиев. Сәяси культура көндәшеңнең җиңеп чыгуын таный белү сәләтенә дә бәйле. Татарстан

3) Аерым тарихи дәверләр, халыклар, милләтләр характеристикасы. Урыслардан телебез, динебез, килеп чыгышыбыз һәм культурабыз – күп ягыбыз белән аерылабыз. Т.Әйди. Сезнең шул турыда – милли культурабызның киләчәге турында уйлап караганыгыз бармы? М.Мәһдиев. Болгар шул вакыттагы культураның аерым яклары турында сөйли. Татар әдәбияты тарихы

4) Тарихи этник-локаль берләшмәнең материаль калдыклары җыелмасы. Икенче төрле итеп әйтсәк, шушы кабиләләр яшәгән төбәкләрдә Салтау культурасы үсеп чыга ---. Казан утлары. Имәнкискә археологик культурасы

5) Махсус игеп үстерелә торган үсемлек, микроорганизм. Борчагын, арышын, уҗым бодаен җыеп алдык дип тә бетерә алмыйсың, соңгы культуралар өлгерә. Б.Камалов. Элеккечә бердәнбер культура булган мамыкка түләү хакы тиеннәр белән исәпләнә, бай табигатьле, ипиле яклар бөлгенлеккә төшә бара. Г.Мирхәйдәров. Нурлатка килгән аграр белгечләр фикеренчә, басулардагы сабан культураларыннан мул уңыш көтелә. Татарстан

6) Мәдәниятлелек, укыганлык, гыйлем. Культурага омтылу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә