КУЛЬТИВА’ЦИЯ и. фр. 1) Сөрелгән җирне культиваторлар белән йомшарту эше. [Кыр эшләре] Көйле генә барды быел, инде тирә-күршеләр дә, «Таң» колхозы да дым каплады, тырма, культивация дә бетеп килә, кайбер басуларда чәчүне дә башлап җибәргәннәр инде. Р.Фәизов

2) к. культиватор. Тагы бер тәүлектән иген чәчеләсе басуга культивация кереп китте. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә