КУЛЬТИВА’ТОР и. фр. Сөрелгән туфракның өске катламын йомшарту, җирне чүп үләннәрдән арындыру һәм минераль ашламалар белән тукландыру өчен кулланыла торган авыл хуҗалыгы машинасы. Бер культиватор Нарат чокырында җиргә сеңеп бара. Исәпкә бар, санга юк... Ф.Баттал. Сабан-чәчкеч җитми, культиваторлар җыелып бетмәгән, тырмалар шулай ук... Н.Фәттах. Бүгенге көндә завод илнең аграр тармагында бик зур ихтыяҗга ия булган, өр-яңа модельле, энәле-роторлы яссы төрәнле КПИР 3,6 культиваторы эшләп чыгаруны җайга салды. Татарстан |