КУЛЬТ и. лат. 1) Дини табыну һәм шуңа бәйле дини йолалар. Төрки халыклар дастаннарында да Канатлы Елан-Сазаган культы эзләре сакланып калган. С.Шәмси. Угызлардагы су культына (Су тәңре) килгәндә, Ибне Фадлан аларның суга кагылудан саклануларын һәм үзләре күргәндә башкаларны да бу эштән тыюларын әйтә. Татар әдәбияты тарихы 2) Хөрмәткә, олылауга лаек кем яки нәрсәдер. Әйе, географик термин – моның өчен культ. М.Мәһдиев. Шагыйрь әсәрнең төп кыйммәтен аның хикмәтле булуында күрсә дә, хикмәтлелек халык авыз иҗатында гыйбрәтле сүз әйтү, фикер – сүз культы белән генә чикләнми. И.Юзеев. --- өлкәннәр культы аңа гомеренең соңгы елларына кадәр хас булды кебек. Р.Зәйдулла 3) күч. Кешегә яки нәрсәгә дә булса табыну, Алла урынына күрү; шуның белән чиктән тыш мавыгу. Һәр заманның яман чире була: Туберкулёзлары, тифлары... Саф җаннарны кырган шәхес культы, Йоткан нәфес культы типлары. Л.Лерон. Шәхес культын күпме генә сүкмә, Качып булмый культтан: Ул һәр чорда акыл иясенең Бугазыннан тоткан. М.Әгъләмов |